news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

QR-кодлар тикшерә башлагач җәмәгать транспортын кулланучылар 30 процентка кимегән

Кайбер татарстанлылар җәмәгать транспортыннан баш тартып, такси һәм шәхси машиналарында йөри башлаган.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда җәмәгать транспортында пассажирлар саны 20-30 процентка кимегән.

Бу QR-кодларны тикшерә башлау белән бәйле, дип сөйләгән Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрылыгы башлыгы урынбасары Андрей Егоров «Россия-24» телеканалында.

«Кимү бар, 20-30 процентка. Монда без үзебез кире борганнар да кергән. Казанда гына да 1,5 мең кешедән артык. Башка шәһәрләрдә азрак, шулай да бар», — дип аңлатты ведомство башлыгы урынбасары.

Аның сүзләренчә, кайбер татарстанлылар җәмәгать транспортыннан баш тартып, такси яисә шәхси машиналарында йөри башлаган. «Пассажирлар саны кимү бар. Әлеге мәсьәлә контрольгә алынган. Пассажирлар йөртүчеләр белән без элемтәдә торабыз. Пассажир ташучыларга килгән зыян кире кайтарылачак, дигән фараз бар. Республика Президенты белән килешү дә бар», — ди белгеч.

Элегрәк, «Татар-информ» Казанда 22 ноябрьдә ярты көн эчендә җәмәгать транспортына 1,5 мең кешене кертмәүләрен һәм кичен метрога QR-кодсыз 347 кеше кертелмәвен хәбәр иткән иде.

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100