news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Кыш Бабайга хат» хәйрия акциясе башланып китте

Шәһәрлеләр авыр тормыш хәлендә калган балаларның яңа ел теләкләрен тормышка ашыра ала.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). «Альпари» хәйрия фонды «Кыш Бабайга хат» традицион хәйрия акциясен эшләтеп җибәрде.

Казанда яшәүчеләр аңа кушыла һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларның, опекадагы балаларның, шулай ук күп балалы гаиләләрдән һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларның яңа ел теләкләрен тормышка ашыра алачак.

Нәниләр кышкы тылсымчыга яңа елга нинди бүләк алырга теләүләрен әйтеп хатлар яздылар. Акциядә катнашучылар бүләкне үзләре сатып алып, «Альпари» хәйрия фондына (Калинин урамы, 48, 107 офис) китерә яки илтеп бирүне рәсмиләштерә ала.

Моннан тыш, шәһәрлеләр фондка уенчыклар, китаплар, конструкторлар китерә ала, алар Татарстан районнарында яшәүче аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга тапшырылачак.

Акциягә 20 декабрьгә кадәр кушылырга мөмкин, дип хәбәр итә «Альпари» хәйрия фонды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100