news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида балалар бакчаларында милли төркемнәр ачу мәсьәләсе күтәрелгән

V төбәкара татар хатын-кызлары онлайн-форумына Оренбург, Пенза, Самара өлкәләре, Мордовия һәм Чувашия республикаларында яшәүчеләр дә кушылган.

Ульяновскида балалар бакчаларында милли төркемнәр ачу мәсьәләсе күтәрелгән
Рәмис Сафин

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Әниләр көне уңаеннан Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясендәге «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы V төбәкара татар хатын-кызлары форумы үткәргән. Форум кысаларында балалар бакчаларындагы милли төркемнәрнең эшчәнлеге яктыртылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин сөйләде.

«Ульяновск өлкәсендә телне, мәдәниятне саклау, балалар бакчаларында милли төркемнәр ачу буенча шактый бай тәҗрибә тупланды. Мисал өчен, шәһәрнең төрле милләттәге малай-кызлары тәрбияләнүче 20нче балалар бакчасында моннан ике ел элек „Әниләр һәм нәниләр клубы“ оештырылган иде. Нәниләрнең әбиләренә килеп, туган телләрендә әкият укырга тәкъдим иттек. Бик рәхәтләнеп кабул иттеләр», — ди ул.

Аның сүзләренчә, дәү әниләр балаларның буш вакытларында атнага бер тапкыр халык әкиятләрен укып, җәмгыять арасында кызыксыну уята алган. «Татар әбиләре татарча укып, аңлашылмаган сүзләрне соңыннан тәрҗемә итә иде. Чуваш, мордва, рус әбиләре, шулай ук, туган телләрендә әкият сөйләп, аңлатма биреп үтәләр иде. Шул рәвешле, милләтара дуслык урнаша алды», — диде Рәмис Сафин.

«Форум онлайн булганга күрә, чарада Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр генә түгел, Оренбург, Пенза, Самара өлкәләре, Мордовия һәм Чувашия республикаларында яшәүче татар хатын-кызлары да катнашты. Бу форсаттан тамашачылар саны да арта, аралашу өчен күбрәк мөмкинлекләр туа», — дип аңлатты ул.

«Онлайн очрашуда төрле төбәк хатын кызлары берничә мәсьәләгә дә тукталды. Яшерен-батырын түгел, әтиләре берничә айга эшләргә киткән гаиләләр дә бар, балалары әтисез үсә. Мәсәлән, Чувашиядә урнашкан „Ак калфак“ оешмасы вәкилләре бу мәсьәләгә үзләренең бәясен бирде һәм, тәҗрибәләреннән чыгып, чыгу юлын әйттеләр», — ди Ульяновск өлкәсенең «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина.

Рәмис Сафин күзгә-күз карап сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу һәм фикер алышуны күпкә кызыклырак һәм отышлырак дип саный. «Илдәге вазгыять үзгәрсә, узган еллардагы сыман халкыбызның асыл ханымнарына зур залларда очрашулар да насыйп булыр әле», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100