Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор Татарстан чикләре ябылу ихтималы турындагы яңалыкка аңлатма бирде
Элегрәк гаммәви мәгълүмат чараларында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 10 декабрьдән кайбер төбәкләргә керү тыелачагын планлаштыра, дигән мәгълүмат пәйда булган иде.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Татарстан чикләрен япмаячак. Бу хакта матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Роспотребнадзор нинди дә булса төбәкләргә керү өчен тыюлар әзерләми. Бүген бу хакта сүз Татарстанда да бармый. Бүгенге көндә бездә вазгыять киеренке, әмма тотрыклы. Бездә авыруларның күпләп артуы күзәтелми, бүгенге этапта нинди дә булса өстәмә чикләүләр кертү турында сүз бармый», - диде ул.
Авдонина ачыклык керткәнчә, ведомство массакүләм чаралар үткәрүне килештерүне дәвам итә.
«Президент Чыршысына әзерләнәбез, ул бездә гадәттәгечә уза. Тагын бер кат кабатлап әйтәм, бүгенге көндә бу этапта нинди дә булса катгый чикләүләр планлаштырылмый һәм каралмаган. Профилактиканың барлык кирәкле шартларын үтәгәндә, чаралар үткәрүне кире какмыйча, мондый форматта яңа елга кадәр эшләячәкбез», — дип йомгак ясады Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз