Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коткаручылар бозга керүнең куркыныч булуы турында кисәтә
Бер кеше бозга керсен өчен, аның калынлыгы кимендә 7 см булырга тиеш.
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда 4 профилактик төркем оештырылды, алар боз кату чорында Казансу елгасында иминлекне күзәтәчәк. Коткаручылар халыкны бозга чыгудан тыелырга чакыра. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, узган өч тәүлек эчендә профилактик рейдлар уздырганда йөздән артык белешмә таратылган, 5 күрсәтмә чыгарылган. Халыкка мәгълүмат җиткерү дәвам итәчәк.
Хәзерге вакытта Казанкада боз калынлыгы 6 см тәшкил итә.
Бозның куркынычсыз калынлыгы бер кеше өчен кимендә 7 см, шугалак төзү өчен 12 см һәм аннан да күбрәк, җәяүле кичү өчен 15 см һәм аннан да артыграк, автомобильләр йөрү өчен 30 см булырга тиеш, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз