news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Китапханәче Альбина Бәширова: Укучылар җиңел укыла торган китаплар белән кызыксына

Альбина Бәширова сүзләренчә, әдәбият ял иттерә белергә тиеш.

Китапханәче Альбина Бәширова: Укучылар җиңел укыла торган китаплар белән кызыксына
«Татар-информ» архивы

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Укучылар гади, җиңел укыла торган китаплар белән кызыксына. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Апас районы Карамасар авылы китапханәчесе Альбина Бәширова сөйләде.

«Хәзер өлкәннәр дә, балалар да китапларны аз укый. Бу факт. Гади, маҗаралы, бернәрсәгә дә мәҗбүр итми торган, җиңел укыла торган әсәрләр кирәк. Бик нык буталчык әсәрләр дә бар — монысы белән башлана, тегесе белән бетә. Андыйларны укый белмиләр», — диде ул.

Альбина Бәширова сүзләренчә, әдәбиятта ял итү функциясе булырга тиеш.

«Язучыларны да аңлыйм, аларга һаман саен гади сюжетлы әйберләр язу кызык та түгелдер, алар яңа формалар эзли. Ләкин укучыга бу яңа формалар кирәк түгелдер. Ни өчен укучыга кызык әсәрләр кирәк? Бүген аларның тормышлары болай да катлаулы, әдәбиятта ял иттерә белергә тиеш, әсәрне укыганда күңел ял итәргә тиеш», — дип фикерләре белән уртаклашты авыл китапханәчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100