news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан юллар яхшы булган шәһәрләр исемлегенә керде

Чаллы әлеге рейтингта дүртенче урында тора.

Казан юллар яхшы булган шәһәрләр исемлегенә керде
Владимир Васильев

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Казанда яшәүчеләр юлларның сыйфатын яхшы дип бәяләгән, әлеге уңайдан әзерләнгән рейтингта Татарстан башкаласы икенче урынны били. Тикшеренүне югары хезмәт хакы түләнә торган эш эзләү буенча Superjob сервисы үткәргән. Аның нәтиҗәләре турында компаниянең матбугат хезмәте «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итте.

Халык саны ярты миллионнан арткан 37 торак пунктта машина йөртүчеләрдән юлларның сыйфатын бәяләвен сораганнар.

«Казан бу җәһәттән мактаулы икенче урында урнашкан: биредә юлларның сыйфаты уртача 3,73 балл белән бәяләнә. Ике ел эчендә әлеге күрсәткеч сизелерлек арткан — бүгенге көндә ул 2018 елдагыга караганда 0,46 баллга югарырак», — дип искәртте тикшеренү авторлары.

Беренче урында Төмән шәһәре, анда халыкның 86 проценты юлларның торышын яхшы һәм бик яхшы дип бәяләгән: 5 баллдан уртача 4,18 балл. Өченче урында — Мәскәү (3,66 балл).

Рейтингта Чаллы шәһәре дә шактый югары позициядә — дүртенче баскычта (3,65 балл) урнашкан, шуннан соң исемлекне Воронеж (3,45), Краснодар (3,35), Санкт-Петербург (3,33), Кемерово (3,32), Пенза (3,27), Новокузнецк (3,36), Новосибирск (2,69), Рязань һәм Иркутск (2,71) шәһәрләре дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100