news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Абилимпикс»та Татарстанны 50 компетенциядә 120дән артык катнашучы тәкъдим итә

Республикада инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча илкүләм чемпионат ярышлары ачылды.

«Абилимпикс»та Татарстанны 50 компетенциядә 120дән артык катнашучы тәкъдим итә
Владимир Васильев

(Казан, 23 ноябрь, Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» VI илкүләм чемпионат ачылды. Татарстаннан биредә 50 компетенциядә 122 кеше катнаша.

Бүген республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чемпионат мәйданчыкларының берсендә — Татарстанда «Абилимпикс» хәрәкәте үсешенең төбәк координация үзәге булып саналган Казан сәүдә-икътисад техникумында булды.   

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы 21 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча чемпионатның төбәк этабы узганын искәртте. 55 компетенциядә 24 мәйданчыкта 622 конкурсант көч сынашты.

Һадиуллин илкүләм чемпионатның республиканың белем бирү оешмалары базасында оештырылган 24 ярыш мәйданчыгында узачагын искәртте.

«Безнең республиканың җыелма командасы формалаштырылган. Быел безнең конкурсантлар ил чемпионатында тәкъдим ителгән 77 компетенциянең 50се буенча ярышалар. Ярышлар өчен менә дигән шартлар тудырылуына инандык. Һәм һәр катнашучы үз компетенцияләре буенча җитди әзерләнде», - диде ул.

Министр фикеренчә, мондый чемпионат инвалидлар өчен мөһим, чөнки «ярышларда алар үз мөмкинлекләрен һәм талантларын күрсәтә ала». 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100