news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Пенсия фонды эшләми торган көннәрдә пенсия түләү тәртибен аңлатты

Почтальоннар пенсия һәм пособиеләрне Россия Пенсия фондының төбәк бүлеге белән килештергән расписание буенча китерәчәк.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Эшләми торган көннәр пенсияне финанс һәм өйгә китерү оешмаларына күчергәндә берничек тә чагылыш тапмаячак, дип белдерделәр «Российская газета»га Пенсия фондында.

Ведомствода искәртүләренчә, алар чикләүләр чорында да эшләвен дәвам итәчәк. Үзгәрешләр клиент хезмәтләренә генә кагылырга мөмкин, шунлыктан фонд бүлекләренә мөрәҗәгать итәр алдыннан эш графигын карарга кирәк.

«Россия почтасы»нда билгеләп үтүләренчә, алар да өч көннән тыш гадәти график буенча эшләячәк: 4 ноябрьдә барлык почта бүлекләренең дә ишеге ябык була, 3 ноябрьдә алар бер сәгатькә иртәрәк ябыла, 5 ноябрьдә шимбә графигы буенча эшләячәкләр. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Почтальоннар пенсия һәм пособиеләрне Россия Пенсия фондының төбәк бүлеге белән килештергән расписание буенча китерәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100