Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенсия фонды: Ноябрьдә эшләми торган көннәр сәбәпле, пенсия түләүдә тоткарлык булмый
РФ Пенсия фонды һәм «Россия почтасы» хезмәткәрләре, бәйрәм көннәреннән тыш, чикләүләр вакытында да эшләвен дәвам итәчәк.
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Пенсия фонды вәкилләре ачыклык керткәнчә, ноябрь башында игълан ителгән эшләми торган көннәр аркасында социаль пособиеләр (пенсияләр) түләүдә тоткарлык булмаячак. Бу хакта «Российская газета» яза.
Бәйрәм көннәрендә (4 һәм 5 ноябрьдә) килә торган түләүләр алданрак күчереләчәк (аны гражданин кулына аламы, әллә счетына күчәме – анысы мөһим түгел).
Моннан тыш, РФ Пенсия фонды һәм «Россия почтасы» хезмәткәрләре, бәйрәм көннәреннән тыш, чикләүләр вакытында да эшләвен дәвам итәчәк, шуның аркасында тоткарлыклар булмаячак.
Әгәр гражданнар башка сораулар белән Пенсия фондының клиент хезмәтенә шәхсән (Дәүләт хезмәтләре порталы аша түгел) мөрәҗәгать итәргә теләсә, аларга конкрет бүлекнең эш вакытын һәм датасын алдан ук ачыкларга кирәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз