news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Машина йөртүчеләргә декабрьгә кадәр түләнергә тиешле салым турында искәрттеләр

Салым инспекциясе әзерләгән исәп-хисап кәгазендә түләнергә тиешле салымның төгәл күләме күрсәтелгән, шунлыктан гражданинның үзенә берни дә исәпләргә кирәкми.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Күп кенә машина йөртүчеләр үзләренең территориаль органнарыннан 2020 ел өчен транспорт салымы исәпләнгән хатлар алган.

Әлеге салымны транспорт чараларының хуҗалары түләргә тиеш, дип белдерде «Прайм» агентлыгына Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Салым инспекциясе әзерләгән исәп-хисап кәгазендә түләнергә тиешле салымның төгәл күләме күрсәтелгән, шунлыктан гражданинның үзенә берни дә исәпләргә кирәкми. Аның бурычы бары тик тик күрсәтелгән сумманы бюджетка күчерүдән генә гыйбарәт. Моны закон буенча 2021 елның 1 декабренә кадәр эшләргә кирәк», - дип белдерде ул.

Моны үз вакытында эшләвең хәерле, юкса әлеге датадан соң пени исәпли башлаячаклар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100