news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Кремль яр буенда татарча сүзләр язылган яңа мурал барлыкка килде

Диварга Мансур Шиһапов шигыреннән юллар төшерелгән.

Казанның Кремль яр буенда татарча сүзләр язылган яңа мурал барлыкка килде
Казан мэриясе матбугат хезмәте

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Казанда Кремль яр буеның яңа өлешендә леттеринг стилендә мурал ясаганнар. Ул татар һәм рус телләрендәге язулардан гыйбарәт.

Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, леттеринг (хәрефләр ясау сәнгате — ред. иск.) Хрущев авышлыгы диварына төшерелгән. Бер яктан, татар телендә Мансур Шиһапов шигыреннән юллар төшерелгән, икенче яктан — аларның рус теленә тәрҗемәсе.

Мурал Orchestra бюросы архитекторлары эшләгән территорияне төзекләндерү концепциясе кысаларында ясалган, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100