news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Абаканнан Сочига велосипедта баручы Чирмешәндә ялга туктады

Максим өеннән 400 сум акча белән чыгып киткән.

Абаканнан Сочига велосипедта баручы Чирмешәндә ялга туктады
Гөлсирә Шәрифуллина

(Чирмешән, 23 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). 34 яшьлек Максим Сибирский велосипед белән Абаканнан Сочига барырга чыккан. Ул 4000 километрга якын юлны узган нәкъ менә Чирмешәндә ялга туктады.

Аның бу шундый икенче сәяхәте икән. Алты ел элек ул велосипедта, 2500 километр араны узып, Мәскәүдән Курганга кайткан.Сәяхәтче июль уртасында Абаканнан Сочига юл тоткан, аңа барлыгы 6000 чакрым юлны буйсындырырга кирәк. Ул Сочида төпләнеп, үз эшен башларга ниятли.

Велосипедчы ниндидер билгеле бер маршрут белән бармый, аның планнары гел үзгәреп тора. Максим ашыкмый, шәһәрләргә, районнарга кереп, истәлекле урыннар белән таныша, кызыклы кешеләр белән аралаша. Абаканда Максимның әнисе калган, ул аңа гел шалтыратып тора, хәлләрен сөйли.

«Татарстанда миңа Әлмәт бик ошады. Матур, чиста шәһәр һәм минем өчен иң мөһиме — биредә бөтен җирдә велосипедчылар өчен махсус юллар бар. Сездә калкулыклар күп, еш кына юл тауга каршы була, шуңа да тимер атымнан төшеп, җәяү барырга туры килә. Чирмешәндә мәчетләр дә, чиркәүләр дә бар, мин шуңа игътибар иттем, димәк, биредә төрле дин, милләт кешеләре яши», — диде ул.

Тигез җирдә Сибирский көненә 120 километр юл узса, соңгы көннәрдә нибары 40 — 50 километрга гына җыела икән.- Максим өеннән 400 сум акча белән чыгып киткән. Әйберләре дә күп түгел, үзе белән иң кирәклеләрен генә алган. Акча эшләү мөмкинлеге булса, кире какмый, теләсә нинди эшкә алына. Ул ялгыз сәяхәт итүне кулай күрә, юлдашка җайлашырга кирәк була.

Шулай да Максимга төннәрне палаткада да еш үткәрергә туры килгән. Гел ачык йөз белән дә каршы алмыйлар икән, ләкин андый очракларны аның искә төшерәсе килмәде. Ул төнлә йөрергә яратмый, аннан соң көне буе педаль әйләндерү дә җиңел түгел, ял да кирәк. Май аенда 91 килограмм авырлыгы булган ир-егет бүген 78 килограммга калган.

Үзенең сәяхәте турында Максим социаль челтәрләрдә сөйли, «Яндекс Дзен”да «По России на веле» исемле канал алып бара, «ВКонтакте» «Велопутешествие Абакан — Сочи 2021» дигән бите бар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100