news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан ике кыз «Миссис Россия International-2020» таҗына ия булды

«Миссис Россия International-2020» конкурсында Кырым Республикасыннан Анастасия Божова җиңде.

Татарстаннан ике кыз «Миссис Россия International-2020» таҗына ия булды

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның ике вәкиле — Роза Булатова һәм Гөлнара Сираҗиева –Ростов Донда узган «Миссис Россия International-2020» илкүләм конкурсының ике төп таҗын алды. Бу хакта Булатова үзенең Instagram битендә хәбәр итте.

Роза Булатова «Миссис Россия Планета-2020» титулын яулады. Ул Болгариядә узачак Халыкара конкурста Россия данын яклаячак.

Гөлнара Сираҗиева «Гранд миссис Россия International-2020» титулына ия булды. Хәзер ул Россияне АКШтагы халыкара конкурста тәкъдим итәчәк.

«Миссис Россия International-2020» конкурсында Кырым Республикасыннан Анастасия Божова җиңүче булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100