news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша суд белгеченә язылырга мөмкин

«Чиратка язылу» дигән яңа хезмәттән бер ай эчендә 220 кеше файдаланган инде.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Сентябрь аеннан башлап, республикада яшәүчеләр Татарстан дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша суд белгеченә кабул итүгә языла ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Чиратка язылу» дигән яңа хезмәттән бер ай эчендә 220 кеше файдаланган инде.

Бүгенгә портал аша Казанның һәм Татарстан муниципаль берәмлекләренең 52 судына язылырга мөмкин. Электрон чират архивтан документлар, законлы көченә керүе турында билге куелган суд актларын алу, шулай ук эш материаллары белән танышу өчен булдырылган.

Ел азагына кадәр 190 җәмәгать судьясы участогын, шулай ук Татарстан Югары судын электрон чиратка тоташтыру планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot