Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорск районының Тимәш авылында өч федераль программа гамәлгә ашырыла
Авылда тротуар, балалар мәйданчыгы һәм янгын гидрантлары булачак. Тиздән тимәшлеләр авылда барган үзгәрешләрне күреп сөенер, авылның төзек булуы өчен тагын бер тапкыр шатланып куяр. Быел Тимәш авыл җирлеге өч федераль программада катнаша.
(Лениногорск, 23 октябрь, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Лениногорск районының Тимәш авыл җирлегендә өч федераль программа гамәлгә ашырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Өч федераль программаның берсе — авылда тротуар төзелеше. Авыл халкы җыеннарда да тротуар төзү мәсьәләсен гел күтәрде. Үзәк урамда бигрәк тә куркыныч иде. Әлеге урамда тротуар салынды. Хәзер Киров һәм Утыз Имәни урамнарында ясалачак. Киров урамында мәктәп һәм балалар бакчасы урнашкан. Мәктәп территориясеннән үк тротуар төзелеше башланып, балалар бакчасына кадәрге ара белән тоташтырылачак.
Киров урамыннан узып баручы Әминә Сәлимгәрәеваны туктатып, фикерен дә сораштык. «Авылда эшләр эшләнеп тора. Әйе, менә бу урамга тротуар җәяләр. Әйбәт булачак, юл кырыеннан барырга куркыныч бит, машиналар да күп йөреп тора», — ди Әминә әби.
Тимәштә элеккеге хоккей мәйданчыгы авылның ямьсез күренеше дип тә әйтсәң ярыйдыр. Ул биредә ташландык хәлдә иде. Берничә ел элек яңа, заманча һәм бик уңайлы хоккей корты төзеп куйгач, искесе шундый хәлгә килде. Тик тиздән бу урынга «җан өреләчәк» — балалар өчен спорт мәйданчыгы була.
Авыл советы башлыгы Рафаиль Сираев сүзләренчә, мәйданчык шәһәрнекеннән ким булмаячак. Мәйданчыкта спорт тренажерлары, шулай ук ял итәр өчен эскәмияләр дә булачак, әни белән яшь балаларның да килүен күздә тотып, тиешле шартларда эшләнәчәк. Яктырту буенча да эшләр каралган.
Авыл җирлекләре өчен янгын гидрантлары урнаштыру шулай ук мөһим мәсьәлә булып тора. Тимәш авылында әлеге сорау программа ярдәмендә хәл ителәчәк.
«Шәхси секторда яшәүчеләр сусызлыктан интегә. Проектны башкарып чыксак, Утыз Имәни урамында ун данә гидрант урнаштырылачак», — диде Рафаиль Сираев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз