Зилә Вәлиева: “Болгар номерлары” бинасы инвесторга чарасызлыктан бирелде”

Комплеслы төзелеш проектында Болгар номерларын гына торгызу каралмаган.
(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Кичә Дәүләт Советы сессиясендә катнашучы депутатлар, бигрәк тә Туфан Миңнуллин Болгар кунакханәсенең җимерелү сәбәпләре, моңа кемнең гаепле булуы һәм хәзерге вакытта бинаның хуҗасы кем икәнлеге белән кызыксынып, сораулар бирде.
ТР Премьер-министры урынбасары – Мәдәният министры Зилә Вәлиева Болгар кунакханәсе белән бәйле сорауларына җавап биргәнче, иң элек республикада һәйкәлләрне саклауның гомуми торышы белән таныштырып үтте. Аның сүзләренә караганда, Татарстан һәйкәлләрнең күплеге буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша. Республикабызда дәүләт исәбендә торучы мәдәни мирас объектларының саны 6 меңнән артып китә. Аларның 1635е дәүләт саклавында санала.
“Безнең хәлебез шуның белән катлаулана: Мәскәүдә һәм Петербургта һәйкәлләрнең яртысыннан артыгы федераль милек булып исәпләнә һәм федераль бюджеттан финанслана. Бездә федераль әһәмияттәге объектлар республика милке булып санала. Һәм без тарихи һәйкәлләр белән бәйле мәсьәләләрне республика бюджеты хисабына чишәргә тиешбез. Күп тырышлыклар куеп, без “Мирас – Наследие” программасын кабул итүгә ирештек. Әмма барлык һәйкәлләрне аякка бастырырлык җитәрлек акча, кызганычка каршы, юк”, - дип хәбәр итте министр.
Зилә Вәлиева чыгышының Болгар кунакханәсенә кагылышлы өлеше әлеге объектның җимерелгәнче булган иллюстрацияләре белән аралашып барды. “Архитекторы Романов булган Болгар номерлары соңгы 130 ел эчендә өч тапкыр үзгәртеп корылды. Әлеге һәйкәл татар поэиясенең даһие Габдулла Тукай белән генә бәйле түгел, ул татарның беренче газеталары барлыкка килү, татар сәхнәсенең беренче осталары яшәү белән дә истәлекле”, - дип мәгълүмат биреп үтте министр. Ул кунакханәнең кызганыч хәлен чагылдырган фотоларга күрсәтеп: “Йортның хәзерге торышы менә шундый иде һәм бу очракта адекват карар кабул итәргә кирәк иде. Бу карар моннан ике ел элек 2006 елда ук кабул ителде. Акчалар җитәрлек булмаганлыктан, без инвестор эзләргә мәҗбүр булдык. Һәм һәйкәл белән алга таба ничек эшләү турындагы карарны кабул итәр өчен, тиешле экспертизалар уздырылды”, - дип аңлатып үтте З.Вәлиева.
Экспертлар йортның нигезе – 55 процентка, кирпеч стеналары – 60 процентка, бүлмә такталарының 100 процентка, түшәме – 80 процентка, түбәсе 70 процентка, бина үзе 93 процентка таушалган дип тапкан. Тикшерү барышында кирпеч, цемент һәм комның тузанга әйләнүе, балконнарның тимер рәшәткәләренең кителеп, вакланып бетүе ачыкланган.
Зилә Вәлиева Габдулла Тукайның 125 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек уңаеннан һәм бу бинаның күренекле татар язучылары белән бәйле булуын истә тотып, 2006 елда объектны МФК “Ершовский”ның устав фондына кертелүен хәбәр итте. Бу оешманы гамәлгә куючыларның берсе булып “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте санала. “Без моны чарасызлыктан эшләдек, бәлки документларны теркәгән вакытта хаклы да булмаганбыздыр. Әмма бинаның җимерелгәнен карап торып булмый. Өстәвенә елдан-ел аны саклау авырлаша бара. Бина 20 ел элек үк кулланыштан чыкты”, - диде ул.
Министрның аңлатмаларыннан күренгәнчә, инвесторга бинаның проектлау документларын тарихи йөзен саклап калып эшләргә тәкъдим ителгән. Хәзерге вакытта бинаның проект документлары ТР Мәдәният министрлыгы күзәтчелегендә эшләнә икән. Бу эшкә архитекторлар һәм инженерлар гына түгел, тарихчылар да җәлеп ителгән. Бинаның хәзерге вакыттагы хуҗасы белән объектны, заманча чаралар ярдәмендә, тарихи йөзен саклап торгызу турында килешенгән. Бина җимерелгәнче ясалган фотофиксация материаллары моңа мөмкинлек бирә дип аңлашылды.
Зилә Вәлиева сүзләренчә, әлеге проектта архитектор Романов йортын торгызу гына каралмаган. Янәшәдә генә урнашкан элекке вакыфлар, Шәрык клубы биналары, Мәскәү урамындагы Печән базары кибетләрен һәм татар ратушасы бинасын да төзекләндерү көтелә. Җыеп кына әйткәндә, сүз комплекслы төзелеш турында бара. Хәзерге вакытта төзүчеләр белән берлектә төзелеш өчен чын материалларны сайлау эше башкарыла.
Зилә Вәлиева чыгышыннан соң Туфан Миңнуллин, сүз алып, Болгар номерлары урнашкан йортның яхшы хәлдә булуын, аны ремонт эшләмичә махсус тотуларын билгеләп үтте. “Бездә бит әле бу йорт кына түгел, бу күптәннән килә торган сәясәт, татар тарихын Казаннан сызып ташлау бара. Тукай урамындагы безнең татар зыялылары белән бәйле бөтен йотларны алып бетерделәр. Менә инде хәзер Тукайга тотындык. Монда беркемне дә аклап булмый. Бүгенге техника белән ул йортның Тукай яшәгән 40 нчы бүлмәсен сакларга була иде. Бу тарихи әйбер. Без Сөембикә манарасын авудан саклап калдык бит”, - диде депутат.