news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ россиялеләргә уртача тизлекне арттырган өчен штраф салудан туктады

Хокук бозу дәрәҗәсенә карап, штраф 500-5000 сум тәшкил итә иде.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). ЮХИДИ хезмәткәрләре уртача тизлекне арттырган өчен Россиядәге машина йөртүчеләргә парлы камералар ярдәмендә штраф салудан туктады.

«Хәзерге вакытта кулланыла торган статистик күзәтү формаларында Административ хокук бозулар кодексының тиешле маддәсе буенча хокук бозулар турында белешмәләр юк», — дип белдерделәр Россия Эчке эшләр министрлыгында.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, 2013 елдан башлап Россия юлларында уртача тизлекне беренче камера белән, аннары (берничә чакрымнан яки йөз метрдан) икенче камера белән үлчәү технологиясен куллана башладылар. Кайбер очракларда өч һәм аннан да күбрәк җайланма кулланыла.

Күпчелек юл комплекслары шушындый алгоритм буенча эшләде.

Хокук бозу дәрәҗәсенә карап, штраф 500-5000 сумны тәшкил итә.

Россиядә озак вакытлар дәвамында әлеге чараларның законлы булу-булмавы хакында актив фикер алышулар дәвам итте. Автомобильчеләр юл йөрү кагыйдәләрендә уртача тизлек дигән төшенчә булмавын әйтте.

Россия Дәүләт Думасында Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертергә тырышып карадылар, әмма бу уңышсыз тәмамланды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100