news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2022 елда балалар бакчасы өчен түләүнең уртача бәясе билгеле булды

Айлык түләү суммасына мәктәпкәчә оешманың көненә ничә сәгать эшләве, баланың яше һәм төркемдәге балалар саны йогынты ясый.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Министрлар Кабинеты киләсе елга балалар бакчалары өчен түләүнең уртача күләмен билгеләде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган. 

«2022 елда Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү программасын башкара торган дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында балаларны караган һәм тәрбияләгән өчен әти-әниләрдән (законлы вәкилләрдән) алына торган уртача түләүне расларга», — диелә документта.

Айлык түләүгә мәктәпкәчә оешманың көненә ничә сәгать эшләве, баланың яше һәм төркемдәге балалар саны йогынты ясый. Мәсәлән, өч яшькә кадәрге сабый өч һәм аннан күбрәк бала булган төркемдә алты сәгатькә калса, әти-әниләр айга уртача 588 сум түләячәк, өч яшьтән өлкәнрәк бала өчен түләү күләме 544 сум. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100