news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан вәкиле «Россиядә иң яхшы янгын сүндерүче» исеменә лаек булды

Республиканың тагын бер коткаручысы «Иң яхшы каравыл җитәкчесе» конкурсында өченче урынны яулады.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). «Россиядә иң яхшы янгын сүндерүче» исеменә Татарстаннан Владимир Кожеманов лаек булды.

Татарстанның янгын сүндерүчесе-коткаручысы, эчке хезмәтнең өлкән сержанты  Владимир Кожеманов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Иң яхшы янгын сүндерүчесе» дип аталган бөтенроссия конкурсында абсолют җиңү яулаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.  

Татарстаннан тагын бер призер — каравыл җитәкчесе, эчке хезмәтнең өлкән лейтенанты Денис Леонтьев «Иң яхшы каравыл җитәкчесе» конкурсының финалында өченче урынны алды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100