news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада 19 катлы яңа йорт төзелә башлый

Шинчылар проспектындагы бер подъездлы йортта ике, өч һәм дүрт бүлмәле 98 фатир булачак.

Түбән Камада 19 катлы яңа йорт төзелә башлый
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм шәһәр җитәкчеләре 22нче микрорайонда яңа 19 катлы торак йорт төзелеше мәйданчыгына булдылар. Объект 2022 елның дүртенче кварталында тапшырылачак.

Шинчылар проспектындагы бер подъездлы йортта ике, өч һәм дүрт бүлмәле 98 фатир булачак. Беренче катны коммерция биналары өчен бирәчәкләр. Төзүче булып, «Инвест Челны Яр» компаниясе тора, подрядчы да автокаладан. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми порталы хәбәр итә.

«Бу — комфорт-класслы торак: биредә җир асты машина кую урыны, әйләндереп алынган территория, заманча балалар мәйданчыгы булачак», — дип сөйләде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов.

Аның сүзләренчә, бу Шинчылар проспектындагы бердәнбер биек йорт булмаячак. Тагын бер шундый йорт «Манзара» сәүдә-күңел ачу үзәге каршында булачак. «Без аны да якын арада төзи башлаячакбыз. Әлеге йорт 2023 елның беренче кварталында файдалануга тапшырылачак».

Айдар Метшин машина кую урыннарының күләме белән кызыксынды. «Җир асты паркингында проектта 20гә якын машина урыны һәм йорт янында 84 урын  каралган», —  дип аңлатты Айдар Сәйфетдинов.

Төзелеп килә торган йорт заманча инфраструктурада урнашкан. Каршысында «Гаилә» шәһәр паркы, аның янында балалар бакчасы, гомуми урта белем бирү мәктәбе һәм гимназия бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100