news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама районы башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Ринат Хөсәенов вафат

Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин Ринат Хөсәеновның якыннарының кайгысын уртаклашуын белдерде.

Түбән Кама районы башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Ринат Хөсәенов вафат
Түбән Кама районы матбугат хезмәте

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). 67 яшендә Ринат Хөсәенов вафат булган.

Ул «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте генераль директорының элеккеге урынбасары, Түбән Кама районы башкарма комитеты башлыгы һәм Кама Аланы җитәкчесе дә булып эшләгән иде. Аның вафаты хакында Татарстан Республикасы Түбән Кама районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин Ринат Хөсәеновның якыннарының кайгысын уртаклашуын белдерде.

«Барлык түбәнкамалылар һәм шәхсән үз исемемнән, вакытсыз вафат булуы сәбәпле, Ринат Сәүбәнович Хөсәеновның — Түбән Кама районы башкарма комитетының элеккеге җитәкчесенең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам», — диелә телеграммада. Айдар Метшин Ринат Хөсәеновның вафат булуы барыбыз өчен дә зур югалту булуын әйтте.

«Тормыш юлын ул гадел һәм лаеклы үтте, үзеннән соң игелекле эшләренең нәтиҗәсен, матур традицияләр һәм принциплар калдырды. Алар гел кирәкле һәм мөһим булачак. Аның якты истәлеге язмыш очраштырган бик күп кешеләрнең рәхмәт хисе туры йөрәкләрендә сакланачак. Хатыны Динә Хәнифовна һәм кызларының бу зур югалту хисен уртаклашабыз», — диде Түбән Кама районы башлыгы.

«Ринат Хөсәеновны бүген соңгы юлга озаттылар. Бәхилләшү Зәй районы Бигеш авылында — аның туган авылында узды», — диделәр «Татар-информ»га муниципалитетның матбугат хезмәтеннән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100