news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсенең Волгарь бистәсендә «Халыклар дуслыгы паркы» ачылды

Мәйдан читендә урнашкан 20 өйнең дә үз йөзе, үз милләте бар.

Самара өлкәсенең Волгарь бистәсендә «Халыклар дуслыгы паркы» ачылды
https://www.instagram.com/p/CUFz3zOtKZP/

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Халыклар дуслыгы көнендә Куйбышев районының Волгарь бистәсендә «Халыклар дуслыгы паркы» ачылды. Чара Самара шәһәренең 435 юбилейлы туган көненә туры китерелгән иде. Бу хакта «Бердәмлек» газетасының сәхифәсендә хәбәр ителә.

Милли авылны төзү идеясе авторы һәм башкаручысы — «Самара өлкәсе халыклары Союзы» иҗтимагый оешмасы рәисе, «Амонд» төзү компаниясенә нигез салган Россиянең Мактаулы төзүчесе Ростислав Ераст улы Хугаев. Ул үз алдына куелган бурычны төгәл үтәде — түп-түгәрәк мәйдан читендә урнашкан 20 өйнең дә үз йөзе, үз милләте бар, дип әйтергә була.

Проектлар өстендә архитекторлар, тарихчылар, этнографлар, милли-мәдәни оешмалар эшләде, һәм милли парк үткән якшәмбедә халык хозурына тәкъдим ителде. Менә бу бай таш өй, әлбәттә, яһүд милләтенеке, кечкенә тәрәзәле ап-ак хата — украиннарныкы, челтәрле тәрәзә капкачлары — чувашларныкы булса кирәк, ә Кавказ халыкларының өйләре ике катлы, осетиннарның таш кирмәне артыннан хәтта каланча да күренеп тора.

Дала халыклары тирмә сыман өйләрдә яшиләр, өй җиһазлары юк диярлек, тик келәмнәр генә бизи аны. Ә шулай да чаршау артында ирләр бүлмәсе — аерым, хатыннар һәм балалар бүлмәсе — аерым. Ә менә бусы, өй кыеклары, тәрәзә капкачлары яшел челтәр белән бизәлгәне, ерактан ук татарларны үзенә тартып тора торганы — безнеке.

Тыштан ук матур һәм җыйнак булып күренгән йорт эченә өй, кое, мунча, сарай, гөлбакча, хәтта Әхтәм абый Ногманов китереп куйган арба да сыйган. Ә өенә керсәң — шушында яшәп каласы килә: бүген олы яшькә кергән татарларның бала чагында тәгәрәшеп уйнап үскән сәкесе, акшарланган миче, аш-су почмагындагы кирәк-яраклар — тәпән һәм иләкләр, чуен һәм чүлмәкләр, самавыр һәм чәйнекләр үткән гасырга алып кереп китә сыман.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100