news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә тагын биш ил белән авиаэлемтә яңадан гамәлдә булачак

Россия Джибути, Перу, Көньяк Африка республикасы, Дания һәм Яңа Зеландия белән авиаэлемтәне яңадан башлап җибәрә.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). 5 октябрьдән Россия Джибути, Перу, Көньяк Африка республикасы, Дания һәм Яңа Зеландия белән авиаэлемтәне яңадан башлап җибәрә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Аерым илләрдәге эпидемияне исәпкә алып, 2021 елның 5 октябреннән үзара нигездә түбәндәге дәүләтләр белән даими авиаэлемтәне гамәлгә кертү турында карар кабул ителде», — диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot