news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Песков: Кремльдә Россиядә локдаун кертү турында сөйләшү булмады

Коронавируска бәйле ситуация начарланып китсә, төбәк башлыклары үзләре карар кабул итә ала.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Коронавирус таралу аркасында Россиядә локдаун кертү ихтималы турында Россия Федерациясе Президенты Администрациясендә фикер алышмаганнар.

«Федераль дәрәҗәдә, һәрхәлдә Президент администрациясендә, әлеге хакта нинди дә булса фикер алышу бармый», — дип хәбәр итә дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Ул хөкүмәт штабы Россия регионнарындагы эпидемиологик вазгыятьне күзәтүен әйтте. Өстәвенә, губернаторларның аерым вәкаләтләре дә бар. Шуның нигезендә алар, коронавируска бәйле ситуация начарланып китсә, үзләре карар кабул итә ала.

«Ләкин миңа билгеле булганча, саннарның [Россия Федерациясендә коронавирус йоктыручылар] артуына карамастан, әлегә кайдадыр ниндидер карарлар [локдаун турында] кабул ителмәде», — диде Кремль вәкиле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100