news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы Мишустиннан социаль ипотека йортларын ана капиталына алуны сорады

Татарстанда 12 мең гаилә ташламалы торак алуга исәптә тора.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары ана капиталы акчасын куллану механизмын үзгәртүне сорап Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгать кабул итте. Парламентарийлар бу акчага социаль ипотека буенча торак сатып алырга рөхсәт итүне сорады.

Мөрәҗәгать проектын Торак сәясәте буенча Дәүләт Советы комитеты әгъзасы Марат Нуриев укыды.

«Россия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итүнең сәбәбе — социаль ипотека программасында катнашучы гражданнар күтәргән мәсьәләләр. 2020 елның октябрендә Россия Хөкүмәте ана капиталы акчасын куллану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте, алар торак кооперативлары өчен җир кишәрлекләренә теркәлгән хокук булуын күздә тота. Мондый үзгәрешләр нәтиҗәсендә, гражданнарны ташламалы нигездә торак белән тәэмин итү буенча Татарстанның Дәүләт торак фондының 20 ел дәвамында төзелгән схемасы таләпләргә туры килми башлады», — диде Марат Нуриев.

Ул социаль ипотека программасының республикада 2005 елдан бирле тормышка ашырылуын искәртте. Шушы вакыт эчендә 170тән күбрәк гаилә ташламалы торак алган. Тагын 12 мең гаилә исәптә тора.

«Федераль кагыйдәләргә үзгәрешләр керткән очракта гына, социаль ипотека программасында катнашучыларның ташламалы шартларда торак сатып алуга ана капиталы акчаларын файдалану хокукларын саклап калырга мөмкин», — диде Нуриев.

Дәүләт Советы вице-спикеры әйтүенчә, элегрәк Татарстан парламенты ана капиталын куллану буенча Россия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итеп, хуплау алган булган инде. «Бу инициативаны да хупларлар дип өметләнәбез», — диде Камалтынов.

Депутатлар әлеге мөрәҗәгатьне бер тавыштан хуплаган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100