news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы шәһәрендә «Яшьлек» скверы ачылды

Рәсем ясар өчен махсус такта куелган, анда күзләре начар күрүче кешеләр дә иҗат итә ала.

Чаллы шәһәрендә «Яшьлек» скверы ачылды
http://shahrichalli.ru

(Чаллы, 23 сентябрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы», Зөһрә Вәлитова). Чаллы шәһәренең 64нче һәм 65нче комплексларында 27 йорт бар, аларда 11 меңнән артык кеше яши. Алар өчен «Яшьлек» скверы ачылды.

«Бер-берсенә бигрәк тыгыз төзиләр йортларны, буш ара бөтенләй юк дисәң дә була, — ди биредә сигез ел яшәүче Айгөл Зиннурова. — Ике бала үстерәм, алар белән иркенләп уйнарга урын да юк иде. Менә шушы җирдә берничә нарат агачы үсә, аларны да кисеп, биек йорт салмакчылар иде, саклап кала алдык».

Сүз 65/20, 65/21 нче йорт янындагы территория турында бара. Элек бу урын ташландык хәлдә булган.

«Быел җәй буе әлеге территорияне тәртипкә китердек, үләннәрне чаптык, чүпләрдән чистарттык, — ди „Уютный Двор“ идарә итү компаниясе директоры Галина Трушкова. — Без территориаль-иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Гөлнара Тюринага булышу максатыннан тотындык бу эшкә. Алга таба да кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәчәкбез». 

— «Яшьлек» скверының ачылуына бик шат, безнең өчен бу бердәнбер яшел зона, монда тыныч, саф һава, рәхәт, машиналар йөрми, — ди әнисе Айгөл. — Махсус спорт мәйданчыгы булу аеруча сөендерә. Гадәти мәйданчыкта улыма уйнарга кыен булды, башка балалар аның сөйләмен аңламыйлар иде, шунлыктан ул анда үзен уңайсыз, ят итеп хис итә иде». 

Үзенчәлекле мәйданчыкта төрле биеклектәге турниклар бар. Алар бик уңайлы итеп ясалган: коляска белән килеп, шөгыльләнергә була. Шулай ук биредә сенсор комлык бар, анда да коляска белән килү мөмкинлеге бар. Рәсем ясар өчен махсус такта куелган, анда күзләре начар күрүче кешеләр дә иҗат итә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100