news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшьләрнең күпчелеге алдагы биш елда Татарстаннан китәргә планлаштырмый

Республикада эшләүче яшьләрнең социаль халәте тормыштан канәгать булу белән тасвирлана.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда эшләүче яшьләрнең социаль халәте тормыштан канәгать булу белән тасвирлана һәм яшь белгечләрнең күбесе алдагы өч-биш елда республикадан китәргә планлаштырмый. Бу хакта республиканың Яшьләр министрлыгы хәбәр итә.

Әлеге тикшерүне «Индекс 14-30» тикшеренү үзәге белән берлектә Татарстанның яшьләр, предприятиеләр һәм оешмалар союзы уздырган. Якынча 1,5 мең респонденттан сорау алганнар.

«Эшләүче яшьләрнең тормыш кыйммәтләрендә гаилә кору, яхшы белем алу һәм матди байлыкка ирешү өстенлекле юнәлешләр арасында тора», — дип белдерә тикшеренүчеләр.

Сораштыруда катнашучыларның яртысыннан күбрәге эш эзләгәндә хезмәт хакының түбән булуын әйткән. Шулай ук күпләр өчен хезмәт базарында кирәкле вакансияләрнең булмавы да киртә булып тора.

Шул ук вакытта яшьләр эшне ешрак танышлар аркылы, интернетта яки турыдан-туры үзләрен кызыксындырган оешмаларда эзли.

Сораштыру Татарстанда яшәүче 31 яшькә кадәрле кешеләр арысында уздырылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100