Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүче бер сумга Комида фатир сата
Торак хуҗасы кирәкмәгәнгә күрә фатирдан арынырга тели.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче кеше Коми Республикасындагы фатирын нибары бер сумга сата. Бу хакта мәгълүмат Avito сайтында урнаштырылган.
«Бер сумга бер бүлмәле фатирны бирәм, ремонт кирәк, миңа фатир кирәк түгел, башка шәһәрдә яшим», - дип хәбәр итә хуҗа сату турында белдерүдә.
Сайт – агрегатор мәгълүматларына караганда, күчемсез милек сатуга куелган объектларның хуҗасы Яшел Үзәндә яши.
Фатир шәһәр тибындагы Воргашор бистәсендә урнашкан, бинага 1964 елда нигез салынган. Бистә территориясендә төп предприятие булып Россиянең Европа өлешендә күмер чыгара торган иң зур предприятие - Воргашор шахтасы тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз