news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Идел буе спорт академиясе экс-ректоры Татарстанның Башкортстандагы яңа вәкиле булды

Йосыф Якубов Татарстан Президенты указы белән яңа вазифага билгеләнде.

Идел буе спорт академиясе экс-ректоры Татарстанның Башкортстандагы яңа вәкиле булды

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең элеккеге ректоры Йосыф Якубов Татарстанның Башкортстандагы яңа вәкиле булды. Тиешле указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

«Якубов Йосыф Диганшәй улын Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле итеп өч елга билгеләргә», – диелә документта.

Сентябрь башында «Татар-информ» Татарстанның Башкортстандагы рәсми вәкиле Ранэль Зиннәтуллинның үз вазифасыннан китүе хакында хәбәр иткән иде. Ул республикаара проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итүне дәвам итәчәк,әмма инде дәүләт эшчәнлеге вазифасында түгел.

Якубов урынына Идел буе спорт һәм туризм академиясен элеккеге ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов җитәкләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100