news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәргать Мөхәммәтов Спас районы башлыгы вазифасында эшен дәвам итәчәк

Гамәлдәге район башлыгы Фәргать Мөхәммәтовның кандидатурасы бер тавыштан кабул иттеләр.

Фәргать Мөхәммәтов Спас районы башлыгы вазифасында эшен дәвам итәчәк
«Новая жизнь» газетасы

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Болгарда IV чакырылыш Спас районы советының беренче утырышы узды. Көн тәртибендә Спас районы башлыгын сайлау мәсьәләсе булды. Гамәлдәге район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов кандидатурасы бер тавыштан кабат сайланды. Бу хакта «Новая жизнь» газетасы яза.

Утырышта Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин катнашты.

«Күрсәткән ышаныч өчен Советка рәхмәт белдерәм. Аны аклар өчен бар белемемне һәм тәҗрибәмне кулланырга сүз бирәм», — диде яңа сайланган район башлыгы.

Район башлыгы урынбасары эшләгән Сергей Тюнев та бу вазифада эшне дәвам итәчәк.

Шулай ук Спас районының контроль-хисап палатасы рәисе дә расланды, ул — Василий Авдеев булды. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100