news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Декрет ялында булган хатын-кызлар яңа һөнәр үзләштерә ала

Әлеге мөмкинлектән өч яшькә кадәрге баланы карау буенча ялда булган, хезмәт мөнәсәбәтләрендә торган һәм даими Казан пропискасына ия хатын-кызлар куллана ала.

Декрет ялында булган хатын-кызлар яңа һөнәр үзләштерә ала

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Декрет ялында булган Казан хатын-кызлары, курсларда бушлай белем алып, яңа һөнәр үзләштерә ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшь әниләргә маникюр, ЭВ һәм ВМ операторы, чәчтараш, кондитер, визажист, 1С кулланучысы: Предприятие, 1С кулланучысы: «Сәүдә белән идарә итү», бухгалтер һөнәрләрен үзләштерергә тәкъдим ителә, дип хәбәр итә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәте.

Әлеге мөмкинлектән өч яшькә кадәрге баланы карау буенча ялда булган, хезмәт мөнәсәбәтләрендә торган һәм даими Казан пропискасына ия хатын-кызлар куллана ала.

Курслар төркемнәр җыелып беткәч ачылачак. Өстәмә мәгълүматны алу, шулай ук укырга язылу өчен +7(843)273-90-95 (Совет районы мәшгульлек үзәге) һәм +7(843)562-48-09 (шәһәр мәшгульлек үзәге) телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100