Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда беренче кар Кама Аланы бистәсендә яуды
Синоптиклар фаразларына караганда, сишәмбе төнендә янә бераз кар явуы көтелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Ял көннәрендә Татарстанның Түбән Кама районында термометр баганалары бу көздә беренче тапкыр ноль градустан түбәнрәк төште. Кама Аланы халкы беренче кар видеолары белән уртаклашты.
«НТР 24» хәбәр иткәнчә, явым-төшемнәр аз һәм кыска булган, әмма хәтта мондый кар яву да сентябрь урталары өчен аномалия булып тора.
Якын арада, синоптиклар фаразларына караганда, Түбән Кама районында салкын һәм яңгырлы һава торышы сакланачак. Сишәмбегә каршы төндә янә бераз кар явуы көтелә, минуслы температура булырга мөмкин.
«Татар-информ» элек Башкортстанда беренче кар яуды, дип хәбәр иткән иде. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кичә шундый кадрлар белән уртаклашкан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз