Җәй айларында Горький тимер юлы шәһәр яны поездларында 21 млн. артык пассажир ташылган

Шуларның 11 млн. 306 меңнән артыгы – ташламалардан файдаланучы гражданнар
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Җәйнең 3 ае эчендә Горький тимер юлында шәһәр яны маршрутларында 21 млн. 183 мең 711 пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Шуларның 11 меңнән артыгы – ташламалардан файдаланучы гражданнар. Бу хакта «Россия тимер юллары» ның рәсми сайты хәбәр итә.
Җәйге чорда пассажирлар агымы артуын күздә тотып, кышын ябылып торган 23 билет кассасы яңадан ачылган. 2008 елның җәй айларында Горький тимер юлында пассажирларга шәһәр яны маршрутларына билет сатучы 302 касса эшләгән.