news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда 2008 елда 131 наркоман үлгән
Наркология диспансерында авырып теркәлгән кешеләрнең саны исә бик күпкә күбрәк. Бүгенге көндә аларның саны 9180гә җитә (шуның 118е – студентлар һәм укучылар)
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Татарстанда агымдагы елның беренче яртыеллыгында 131 наркоман үлгән. Бу хакта бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында Наркотиклар һәм психотроп матдәләр әйләнешенә контрольлек итүче федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Валерий Абдуллин хәбәр итте.
Наркология диспансерында авырып теркәлгән кешеләрнең саны исә бик күпкә күбрәк. Бүгенге көндә аларның саны 9180гә җитә (шуларның 118е – студентлар һәм укучылар). Ниндидер шик төшеп, даими тикшерелә торганнарның исәбе 5 меңнән артып китә. Алар арасында күпчелекне башлангыч һөнәри белем учреждениеләрендә белем алучылар һәм вуз студентлары тәшкил итә, исемлектә мәктәп укучылары да бар.
Төнге кубларда, яшьләр күңел ача торган корабльләрдә 120 кеше наркотик белән тотылган. Аларның сигезе балигъ булмаганнар исемлеген тулыландырган.
Быел наркотиклар кулланган һәм саклаган өчен, республиканың 5 меңнән артык гражданины административ җаваплылыкка тартылган. Шуларның 1 меңнән артыгы укучылар һәм студентлар булуы бик нык борчуга сала.
Валерий Абдуллин сүзләренчә, елдан-ел Россиягә наркотиклар кертү күләме арта. 2006 елда ул 600 тонна тәшкил итсә, узган ел 800 тоннага җиткән. Быелгы саннар да аз булмас дип көтелә. Наркотиклар әйләнеше белән бәйле 300дән артык җинаять теркәлгән. Туксан бер оештырылган төркем юкка чыгарылган. Нигездә илгә Әфганстаннан героин кертелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot