news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Идел аша тимер юл күпереннән узучы поездлар хәрәкәте графигына үзгәрешләр кертелде

Бу – күпердә ремонт эшләре бару белән бәйле

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Свияжски станциясе тирәсендә Идел аша тимер юл күперендә ремонт эшләре бара. Шул сәбәпле, бүгеннән 30 сентябрьгә кадәр биредән узучы поездлар хәрәкәте расписаниесенә үзгәрешләр кертелә.
Казан – Сергач, Албаба, Свияжски, Канаш юнәлешләренә йөрүче поездлар (№ 6469, 6304, 6001, 6476, 6003, 6004, 6474, 6307, 6484, 6353, 6356, 6365, 6366, 6309, 6302, 6350, 6351,6350, 6351, 6102, 6101), күпергә кермичә генә хәрәкәт итәчәк, кире әйләнеп кайтканда Васильево, Яшел Үзән һәм Тюрлема станцияләре аша узачак. 6373/6374 нче поезд хәрәкәте бетерелә.
Моннан тыш, үзгәрешләр кайбер поездларның килү-китү вакытына да кагылачак. 815/816 нчы Казан-Түбән Новгород поезды шуларның берсе. Моңарчы Казаннан ул 6 сәгать 50 минутта юлга кузгалса, хәзер 10 минутка иртәрәк китә. Түбән Новгородтан Казанга 22 сәгать 44 минутта кайткан булса, хәзер 23 сәгать 38 минутта килеп җитәчәк.
Горький тимер юлы Казан бүлегенең матбугат хезмәте 23 сентябрьдән 30 ына кадәрге чорда пассажирларга тимер юл буенча үзләренең маршрутларын һәм аның вакытын алдан тәгаенләп куярга киңәш итә. Алар моны шәһәр яны тимер юл вокзалының белешмәләр бүлегенә 294-08-27 номерына шалтыратып ачыклый ала.



news_right_1
news_right_2
news_bot