Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районында 222 сыйныф укытучысы айлык өстәмә акча ала башлаячак
Өстәмә акча федераль бюджеттан бүлеп бирелә.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Беренчел мәгълүматларга караганда, Әлки районында хезмәт хакына өстәмә 222 сыйныф укытучысы алачак. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» дип язалар.
1 сентябрьдән сыйныф җитәкчеләренә хезмәт хакына ай саен 5 мең сум өстәп түләү каралган. Ул федераль бюджеттан бүлеп биреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Алабуга шәһәрендә укытучыларның август киңәшмәсендә хәбәр итте.
Хәзер мәктәп коллективы укучыларны каршы алырга әзерләнә, кабинетларны тәртипкә китерә, территорияне төзекләндерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз