news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Елга порты янындагы зур чиратны фотога төшергәннәр

Порт администрациясе мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, билетларны алдан сатуны туктатырга карар кылган.

Казанда Елга порты янындагы зур чиратны фотога төшергәннәр
социаль челтәрләр

(Казан, 23 август, «Татар-информ» ). Фотога Казанның Елга порты кассаларына булган зур чиратлар эләккән. Фотолар социаль челтәрләрдә урнаштырылган.

Порт администрациясе билетларны алдан сатуны туктатты — элек аларны 10 көн алдан сатып алырга була иде. Моннан тыш, социаль челтәрләрдән файдаланучылар билетларны онлайн сатып алып булмаганга зарлана, ә кассаларда акча түләп кенә алып була.

Билетлар сату караклык очраклары ешаю сәбәпле кассаларда гына алып барыла, диелә «ВКонтакте» социаль челтәрендәге Елга портының рәсми битендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100