news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр чи килеш ашарга ярамаган ризыкларны атады

Термик эшкәртү узмаган сосискалар кулланырга киңәш ителми, мондый эшләнмәләрдә листерияләр — ашкайнату системасы эшен бозарга һәм агуларга сәләтле куркыныч бактерияләр булырга мөмкин.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Белгечләр чи килеш кулланганда сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин булган продуктларны әйтте, дип яза Sabah. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Беренче чиратта термик эшкәртү узмаган сосискалар кулланырга киңәш ителми, дип билгеләп үтелә. Мондый эшләнмәләрдә листерияләр — ашкайнату системасы эшен бозарга һәм агуларга сәләтле куркыныч бактерияләр булырга мөмкин.

Икенче урында чи фасоль тора, аңарда еш кына зарарлы агулы матдәләр очрый. Әзерләнгән кызыл фасоль сыйфатына игътибар итү аеруча мөһим, чөнки ул тулысынча тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән вакытта гына куркынычсызга әверелә. 

Экспертлар шулай ук чи креветкаларны да куркыныч дип атаган, чөнки аларны еш кына ясалма шартларда үстерәләр, һәм антибиотиклар белән туендыралар, суга пестицидлар һәм фунгицидлар өсти алалар. Моннан тыш, күп сандагы химик өстәмәләр, барыннан да элек хлор файдаланылган булуы мөмкин.

Шулай ук, басма мәгълүматлары буенча, миндаль, гөмбә һәм рәваҗ кебек продуктларны чи хәлендә кулланырга киңәш ителми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100