news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста сугыш ветеранына кәрәзле телефон тапшырылды

Район башлыгы сугыш ветераннарына яңа кәрәзле телефоннарны шәхсән үзе тапшырачак.

Апаста сугыш ветеранына кәрәзле телефон тапшырылды
http://apastovo.ru/

(Апас, 23 август, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ландыш Гайнуллина). Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов һәр сугыш ветеранына кәрәзле телефонны шәхсән үзе тапшырачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Алар файдаланыр өчен бик җайлы, хәрефләре дә, цифрлары да өлкән буын өчен бик уңайлы көйләнгән. Бүген бүләк Апаста гомер итүче Мөхәммәтхамис бабай Хисаметдиновка тапшырылды.

«Зурлап килүегез, онытмавыгыз, бүләгегез өчен олы рәхмәт. Эшегездә барыгызга да уңышлар телим», — диде 94 яшьлек ветеран.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100