news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск башлыгы элмә такталарның татарча язылуына игътибар артуы турында әйтте

Районда бу юнәлештәге эшне барлык урам исемнәрен татарчага тәрҗемә итүдән башлаганнар.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Лениногорскида элмә такталарның ике телдә дә язылуына игътибар арткан. Эшне урам исемнәрен татарчага тәрҗемә итүдән башлаганнар. Бу хакта район башлыгы Рәгать Хөсәенов «Татмедиа»ның Кама аръягындагы филиаллары журналистлары белән очрашуда әйтте. 

Журналистлар башлыкка сәүдә үзәкләрендә татар телендәге элмә такталарның аз булуы һәм татарча язылганнарының да хаталы килеш эленүе турында әйтеп, бу мәсьәләгә игътибарны арттыруларын сорады.

Рәгать Хөсәенов әлеге сорауның башкарма комитет тарафыннан контрольдә тотылуын белдерде. 

«Сәүдә өлкәсе хезмәткәрләре белән җыелышлар уздырганда Татарстанда ике тел булуын гел әйтәм. Элмә такталарны ике телдә язарга кушам. Кайберләре азрак селкенә башлый. Күп кенә сату оешмаларының хуҗалары башка шәһәрдә яши, ә ярдәмчеләре кул гына селти. Башкарма комитет әлеге эшләрне тәртипкә сала башлады. Башта урам исемнәрен татарчага тәрҗемә итеп чыктык. Алайса барысы да бер генә телдә язылган иде», — диде башлык. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100