news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Куликово сугышының 650 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты төзелде

РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин 2030 елда Куликово сугышының 650 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты составы турында боерыкка кул куйды.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин 2030 елда Куликово сугышының 650 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты составы турында боерыкка кул куйды. 

«Хәзерге вакытта оештыру комитетының беренче утырышында кабул ителәчәк чаралар планын формалаштыру буенча эш алып барыла», - дип хәбәр итә Интерфакс.

Элегрәк Тула өлкәсе башлыгы Алексей Дюмин Куликово сугышының 650 еллыгын бәйрәм итү инициативасы белән чыккан иде һәм бу тәкъдимне РФ Президенты Владимир Путин хуплады. Апрель аенда дәүләт башлыгы 2030 елда Куликово сугышының 650 еллыгын бәйрәм итү турында боерыкка кул куйды.

Ул шулай ук РФ хөкүмәтенә юбилей датасына бәйле рәвештә төп чаралар планын эшләргә һәм расларга кушты, РФ субъектларының башкарма хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына бәйрәмне әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашу тәкъдиме җибәрелде. 

Куликово сугышы — Мәскәүнең бөек князе Дмитрий Донской җитәкчелегендәге берләшкән рус гаскәрләре һәм Алтын Урданың Мамай гаскәрләре арасындагы көрәше ул. 

Бәрелеш 8 сентябрьдә (яңа стиль буенча буенча 21 сентябрь) 1380 елда Куликово кырында уза. Рус гаскәрләренең Куликово сугышында җиңүе рус халкының бердәмлеген торгызуга һәм киләчәктә Алтын Урда золымыннан котылу өчен бер адым буларак карала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100