news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге «Искиткеч Татарстан» фотоконкурсына чакыра

Бәйге ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге барлык теләүчеләрне «Искиткеч Татарстан» фотоконкурсында катнашырга чакыра. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә.

Фоторәсемнәр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә: «Татарстанның ямьле табигате», «Авыл тормышы», «Шәһәр сюжетлары », «Милли бәйрәмнәр һәм милли ашлар», «Шатлыклы вакыйга, «Кешеләр һәм язмышлар» - (хезмәт ияләре, өлкән яшьтәге кешеләр, ветераннар фотолары).

Конкурска бер автордан өчтән дә артык булмаган фотография кабул ителә. Эшләрне tatarstan.photo@gmail.com электрон адресына 2020 елның 5 августына кадәр җибәрергә кирәк.

Фотографияләрдә төшерелгән урынны, авторның контакт телефоны күрсәтелгән булуын сорыйбыз.

Бәйге нәтиҗәләре 14 августта Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә билгеле булачак, призлар тапшырылачак. Иң яхшы фотографияләр 12-31 август көннәрендә Татар мәдәни үзәге фойесында узачак фотокүргәзмәдә тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100