news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Хөкүмәтендә легаль булмаган таксиларны «кулга алу» мәсьәләсен тикшерәләр

Бүгенге көндә мондый алым транспорт законнарын бозган өчен пассажир автобусларына карата кулланыла.

Татарстан Хөкүмәтендә легаль булмаган таксиларны «кулга алу» мәсьәләсен тикшерәләр
"Татар-информ" архивы

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Татарстанда пассажирларга законсыз төстә хезмәт күрсәтүче таксиларны «кулга алу» мәсьәләсе хакында фикер алышалар. Ространснадзорның Урта Идел дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге төбәкара идарәсе башлыгы урынбасары Радик Рамазанов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Шунысы кызганыч, безнең бары тик «Д» категориясенә караган, урыннар саны 8дән артып киткән транспорт чараларын гына тикшерергә хакыбыз бар. Җиңел автомобильләр, такси – болар инде ЮХИДИ, шулай ук ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы компетенциясендә. Әлбәттә, анда эш фронты бик җитди. Әлеге мәсьәлә ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гаффаров рәислегендә узган эшче төркем утырышында да күтәрелде. Утырышта автобусларны гына түгел, таксиларны «кулга алу» мәсьәләсе хакында да фикер алыштылар», - диде Рамазанов.

Ул билгеләп үткәнчә, якын киләчәктә мондый алым әлеге категориягә караган транспорт чараларына карата да кулланылачак, чөнки Россия Федерациясенең күп кенә субъектларында таксиларны «кулга алу» тәҗрибәсе шактый киң кулланыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100