news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә банкларның онлайн-кушымталары аша кредит рәсмиләштерүне тыярга ниятлиләр

Җинаятьчеләр гражданнарның телефон номерларын ачыклый, алар исеменнән онлайн-банклар аша кредитлар ала, шуннан соң аларны акчага әйләндерә.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ). Россиядә банкларның онлайн-кушымталары аша кредит рәсмиләштерүне тыярга ниятлиләр. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.

Әлеге тәкъдимнең инициаторы - «Иминлек өчен» иҗтимагый хәрәкәте башлыгы Дмитрий Курдесов. Ул РФ Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллинага шул хакта хат юллаган.

«Банкларның мобиль кушымталары аша кредитлар рәсмиләштерүне тулысынча тыю мөмкинлеген каравыгызны сорыйм», - диелә хатта.

Курдесов үз тәкъдимен мошенникларның гражданнарның телефон номерларын ачыклавы, алар исеменнән онлайн-банклар аша кредитлар алуы, шуннан соң аларны акчага әйләндерүе белән дәлилләгән. Соңгы вакытта мондый очраклар саны арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100