Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ренат Вәлиуллин Ленинград өлкәсе Губернаторы тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән
Александр Дрозденко Татарстан вәкиллеген иң актив булуын белдергән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Ленинград өлкәсе Губернаторы Александр Дрозденко Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллинга «Ленинград өлкәсе территориясендә милләтара, конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән күпьеллык хезмәт өчен» Рәхмәт хаты тапшырган. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.
«Рәхмәт хатын Губернатор Ленинград өлкәсе Хөкүмәте утырышында тапшырды. Быел ул беренче тапкыр җыелыш уздырды. Барлыгы 10 кешене тәбрикләделәр. Безгә бирелгән Рәхмәт хаты минем генә түгел, ә барлык коллективыбызның зур эшчәнлеген аңлата», — диде Ренат Вәлиуллин.
Аның сүзләренчә, Губернатор Татарстанны иң әйдәп баручы партнер дип атаган. «Сезнең эшегезне күрәбез, беләбез», — диде ул. Безнең вәкиллекне Ленинград өлкәсендә иң актив булуын билгеләп үтте. Җавап чыгышымда эшчәнлегебезгә ярдәм күрсәтелгәне өчен рәхмәт белдердем һәм Татарстанның Ленинград өлкәсе белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәте яхшы булуын әйттем», — диде Ренат Вәлиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз