news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан август аенда сәяхәт итү өчен иң популяр биш шәһәр арасына керде

Лидерлар өчлегендә Санкт-Петербург, Ростов-Дон һәм Петрозаводск шәһәрләре бар.

Казан август аенда сәяхәт итү өчен иң популяр биш шәһәр арасына керде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 23 июль, «Татар-информ). Август аенда сәяхәт итү өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре билгеле булды. Бу хакта Tvil.ru торак броньлау сервисы хәбәр итә.

ТР башкаласы рейтингта дүртенче баскычта урнашты. Туристлар Казанда уртача алганда 4,8 төнгә туктала, бер тәүлек яшәгән өчен 2151,7 сум акча сарыф итә.

Лидерлар өчлегенә Санкт-Петербург (3162 сум/ 6,3 төн), Ростов-Дон (2267 сум/ бер төн), шулай ук Петрозаводск (5140, 7 сум/ 6,6 төн) шәһәрләре керде.

«Рейтинг 2020 елның 1 августыннан 31 августка кадәрге чорда туристлар ял итү өчен торак броньлау турындагы мәгълүматлар нигезендә төзелде», - диелә хәбәрдә.

Исемлекне төзегәндә курортлар, шулай ук Кара диңгез һәм Азов диңгезе буендагы курорт бистәләре исәпкә алынмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100