news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылында Бәдия Йосыпова шәхси музей ачкан

Анда 1931 елгы, 1941 елгы район газеталары җыентыгы, шул чорларның документлары, фронттан хатлар, көнкүреш әйберләре һ.б. тупланган.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылында Бәдия Йосыпованың шәхси музее эшли.

Социаль тернәкләнү бүлегенә йөрүчеләр еш кына экскурсияләр оештырып, аның өендәге музейга бара. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Анда музей хуҗасының әтисе Мусин Хәлилдән сакланып калган тарихи экспонатлар, халкыбызның мәдәниятен, бүгенгесен һәм узганын чагылдырган материаллар тупланган. 1931 елгы, 1941 елгы район газеталары җыентыгы, шул чорларның документлары, фронттан хатлар, көнкүреш әйберләре һ.б. бар.

"Бәдия апа кызыклы истәлекләрнең һәрберсе турында рәхәтләнеп йөрәк аша үткәреп сөйли, тыңлаган саен үткәннәр турында тагын да күбрәк беләсе килә башлый", диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100