news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының яшәүдән туктаган Иншар бистәсе турында китап чыкты

Иншар бистәсеы 1926 елда оешкан.

Чирмешән районының яшәүдән туктаган Иншар бистәсе турында китап чыкты
Марат Гомәров

(Чирмешән, 23 июнь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров,). Чирмешән районының яшәүдән туктаган Иншар бистәсе турында китап чыкты. Заманында Түбән Кәминкә авылыннан 5 километр төньяктарак, инеш буендагы әрәмәлектә урнашкан Иншар бистәсеы 1926 елда оешкан. Анда иң беренче Түбән Кәминкә авылыннан Мортаза бабай уллары Ширияздан белән Әбүбәкер нигез корган.

Иншар китабының авторы, шушында туып-үскән Дамир Таҗиев аңлатуынча, элек бистәнең исеме Батрак булган, аннан Совет чорында нинди батрак булсын дип, заман сулышына туры китереп, «интернациональный шар»дан кыскартып, Иншар ясаганнар, безнеңчә милли шар булса кирәк.

Менә шушы Иншар бистәсендә туып-үскән, шунда яшәгән авылдашлар узган атнада Түбән Кәминкә авыл мәдәният йортына җыелды. Юкка чыккан авыл кешеләре сөенечле вакыйганы — авыл тарихына кагылышлы китап чыгу вакыйгасын бергәләп бәйрәм итте Төсле фотолар белән бизәлгән, шома битле әлеге басманы күрделәр, бүләк итеп алдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100