news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтенроссия халык санын алу көннәре билгеле

Чара 2021 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр узачак.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр узачак, Хөкүмәтнең тиешле карарына кул куелды, дип хәбәр итә Бөтенроссия халык санын алу медиаофисы.

«РФ Хөкүмәте карары имзаланды... Ул Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү вакытын билгели. Чара 2021 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр узачак», - диелә медиаофис хәбәрендә.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, Росстатта Министрлар Кабинетының Халык санын алу вакыты турындагы карарына кул кую фактын расладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot